На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстан Милли музее «Бүләкләр көннәре» акциясен башлап җибәрә

Киләсе атнада ТР Милли музеенда «Бүләкләр көннәре» акциясе старт ала. Ул 5 апрельдә узачак оешманың 130 еллык юбилеена багышланган.

Шәһәр халкы музейга антиквариат (сәгатьләр, статуэткалар, фарфор, шәмдәлләр), XVIII-XIX гасыр мебельләрен, инкыйлабка кадәрге фотосурәтләрне, этнографик предметларны, шулай ук хәрби тема белән бәйле әйберләрне (МХО, Сирия, Чечня, Әфганстан, Бөек Ватан, Гражданнар, Беренче бөтендөнья сугышлары) тапшыра ала.

Экспонатларны кабул итү документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә кунакларга үзләре белән паспорт алырга кирәк.

Көн саен, 1 апрельдән 4 апрельгә кадәр, 10:00 нан 17:00 сәгатькә кадәр, Казан халкын ТР Милли музеенда (Кремль ур., 2) көтәләр. Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7(843)292-85-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

3 апрель көнне, 14:00 тән 20:00 сәгатькә кадәр, музей өчен предметларны «Смена» заманча мәдәният үзәгендә (Борхан Шаһиди ур., 7) тапшырырга мөмкин булачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)249-50-23.

Ссылка на первоисточник
наверх