11-12 июнь көннәрендә Казанның ИТ-паркында узучы «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара Мәгариф министрлары форумында Кырымдагы Артек» Халыкара балалар үзәге вәкилләре дә бар иде. «Артек»ка быел 100 ел тула.
«Әлеге форум традицион рәвештә үткәрелә, дип әйтсәк тә була. Мин сезне чын балачак иленнән сәламлим.
Соңгы 10 ел эчендә генә дә дөньяның 105 иленнән якынча 12 мең бала кабул иттек. Без хаклы рәвештә бөтен дөнья ата-аналары, педагогик һәм иң мөһиме – балалар бергәлегенең лаеклы төстә «планетаның иң яхшы лагере» дигән исемен йөртәбез. Әле бездә 6нчы юбилейлы смена бара. «Артек» – уникаль мөмкинлек, казанышлар өчен эләгергә мөмкин булган бердәнбер лагерь», – дип ассызыклады «Артек» директоры Константин Федоренко.Лагерь тарафыннан көн саен 300 уку программасы гамәлгә ашырыла, диделәр. Биредә Алжир, Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Казахстан, Үзбәкстан, Франция, Германиядән балалар ял итә.
«Артек»ның Халыкара эшчәнлеге буенча белгече Екатерина Ляшова әйтүенчә, балалар монда ел әйләнәсе киләләр.
«Безнең «Артек» – иң элекке һәм балалар өчен сыйфатлы ял үзәкләренең берсе. Безнең лагерь Кырымда урнашкан һәм 218 гектар җирне били. Балалар безгә ел әйләнәсе киләләр. Бала-чага килеп ял итеп, диңгездә йөзеп саулыкларын гына ныгытмыйлар, ә алар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч уку программалары да булдырылган. Бездә 240 тан артык авторлык программалары, балаларның потенциалларын ачу өчен төрле студияләр бар. Үзебезнең акватория бар һәм «Артек» үзәге 9 лагерьны берләштерә. Менә яңа «Солнечный» лагере сафка бастырыла.
Елына үзәк 45 мең бала кабул итә ала», – дип сөйләде ул «Татар-информга».«Артек»ның 100 еллыгы 16 июньдә бәйрәм ителә. Беренче смена 1925 елда кабул ителгән булган. Ул Кара диңгез яры буенда урнашкан. Аңардан Ялтага кадәр – 12 һәм Симферопольгә – 70 чакрым.
-
Форум РФ Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм «Минем тарихым» фонды тарафыннан оештырылган. Аның барышында Россиядәге төрле мәгариф оешмалары үзләренең стендларын һәм күргәзмәләрен тәкъдим итте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии