
Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78нче утырышы узды. Парламент әгъзалары ике мәсьәләне – төбәкләрнең җирле үзидарәне оештыру тәҗрибәсен һәм эчке туризмны үстерүне карады. Утырышта катнашучылар бу өлкәләрдәге проблемаларны билгеләде һәм тәкъдимнәр кертте.
«Алымнарны камилләштерү өчен резервлар бар»
Актуаль мәсьәләләрнең берсе – җирле үзидарәнең хокукый нигезләрен үстерү, дип белдерде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе закон чыгаручыларына мөрәҗәгать итеп.
– РФ Президенты Владимир Путин әйткәнчә, җирле дәрәҗә – идарә системасында иң катлаулысы. Аны нәтиҗәле оештыру хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең килешеп эшләвен һәм гражданлык җәмгыятенең актив катнашуын таләп итә. Гражданнарның социаль хәле күбесенчә аларның җирле үзидарә органнары эшенә ышанычына һәм канәгать булуына бәйле, – диде ул.
Игорь Комаров социологик сораштырулар мәгълүматларын китерде: Идел буе федераль округында җирле хакимият эшенә халыкның 48,6 проценты уңай бәя бирә. Бу гомумроссия дәрәҗәсенә туры килә.
– Иң яхшы нәтиҗәләр – Татарстанда, Оренбург һәм Пенза өлкәләрендә. Шунысы мөһим: бер ел эчендә гомумән округ буенча бу күрсәткеч 6,5 процентка арткан. Яхшы динамикага карамастан, тискәре бәяләр өлеше әле дә югары булып кала. Димәк, җирле дәрәҗәдә идарә итү алымнарын камилләштерү өчен әле дә резервлар бар, – дип ассызыклады ул.
Тулы вәкаләтле вәкил быел июньдә федераль законның үз көченә керүен искә төшерде. Документ муниципаль идарәне оештыру системасына берничә мөһим үзгәреш кертте. Аларның берсе җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле моделен саклап калу мөмкинлеге белән бер дәрәҗәле моделен куллануны киңәйтүгә кагыла.
– 2026 ел ахырына кадәр теге яки бу идарә дәрәҗәсендә башкарылачак бурычларның төгәл исемлеген билгеләргә кирәк, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Муниципаль хакимият халыкка якынрак булырга тиеш»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиядә җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасы да, ике дәрәҗәле системасы да нәтиҗәле эшли.
– Июнь аенда җирле үзидарәне бердәм гаммәви хакимияте системасында оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль закон үз көченә керде. Татарстан һәм Россиянең башка субъектлары бу проектны эшләүдә актив катнашты. Без Россия Президенты Владимир Путинга шул исәптән ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасын да саклап калуы өчен рәхмәтлебез, – диде ул.
Россиянең, шул исәптән Идел буе федераль округының кайбер төбәкләре ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасын саклап калган, кемнәрдер бер дәрәҗәле системага күчкән, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, бу төрле алымнарны һәм территориянең чын ихтыяҗларын чагылдыручы төбәк үзенчәлеген күрсәтә.
– Татарстанда ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасы төзелгән. Әгәр безгә икенче дәрәҗәгә күчәргә кирәк булса да, авыл җирлеге дәрәҗәсен саклап калырга, ә районнарны, шәһәрләрне субъект дәрәҗәсенә күчерергә кирәк, – дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең җирле депутатларга таянуын билгеләп үтте. Республикада барлыгы 7,5 мең муниципаль депутат эшли.
– Махсус хәрби операция кысаларында урыннарда кадрлар кирәк. Муниципаль хакимият халыкка якынрак булырга тиеш. Мин моны өч районда төрле вазифаларда эшләгән тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Шуңа күрә авыл җирлеге дәрәҗәсен бик мөһим дип саныйм. Ләкин һәркемнең үз алымнары бар, моңа каршы сүзем юк, – дип өстәде ул.
Шул ук вакытта, ТР Рәисе фикеренчә, бер дәрәҗәле җирле үзидарә системасына күчкән төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнү файдалы булачак.
– Минемчә, ике-өч ел үтәр, анализлап карарга мөмкин булыр. Вакыт күрсәтер, – дип белдерде ул.

Евгений Люлин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Безнең җирле хакимият белән ничек эшләүне күрергә килегез»
Киров өлкәсе һәм Пермь крае җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасын сайлаган. Бу системаның өстенлекләре турында әлеге төбәкләрнең закон чыгаручылары сөйләде.
– Сезгә безнең белгечләрне җибәрәсем килә. Бәлки, без күреп тә бетермибездер. Әгәр авыл советларын бетерү нәтиҗәсендә сездә яхшырак яши башлаганнар икән, моны күреп кайту файдалы булыр. Соңыннан фикер алышырбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, елмаеп.
– Без иң алдынгы тәҗрибәне өйрәнү өчен бер-беребезгә кунакка йөрибез дә инде. Сез тәкъдим иткәнчә, тәҗрибәне өйрәнү – нәкъ шул да инде, – дип җавап бирде аңа Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе Евгений Люлин.
– Безгә чынлап та кызыклы. Карарбыз, – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Аларның әңгәмәсен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүлдерде, ул «көн тәртибенә кертелмәгән» сүзне сорап алды. Аның чыгышы эчке туризмны үстерү темасына кагылышлы иде.
«Мин дә, көчле позицияне биләгән кеше буларак, кушылам...» – дип башлады республика парламенты спикеры.
«Юк, юк, без инкяр итмибез», — дип сүзен бүлде Миңнеханов.
«Ә без инкяр итәбез. Сез үзегезнең авыл халкыннан сорагыз. Безнең авылда якынча 1,5 миллион кеше яши. Алар 70-75 яшьлекләр. Аларның көнкүрешкә кагылышлы бик күп сораулары бар. Шул сорауларны хәл итәр өчен район үзәгенә барырга кирәк. Нигә халыкның тормышын катлауландырасыз?» — дип дәвам итте Мөхәммәтшин.
«Аларның вәкиле бар...» — дип аңлатты Татарстан Рәисе.
«Минемчә, монда бәхәс кирәкми, практика күрсәтер», — дип өстәде Люлин.
«Әгәр сезгә хәлләр яхшырган икән, без шат. Без сезнең тәҗрибәне өйрәнербез. Сез дә безгә, җирле хакимият белән ничек эшләүне күрергә килегез», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Киров өлкәсе һәм Пермь крае парламентарийларына.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Туризм агымы үсеше буенча Идел буе федераль округы гомумроссия күрсәткечләреннән алда бара»
Соңгы өч елда Идел буе төбәкләренә туристлык сәфәрләре саны чиреккә арткан, ә быелның тугыз аенда ул якынча 16 миллион кеше тәшкил иткән, дип хәбәр итте Игорь Комаров, эчке туризмны үстерү мәсьәләсенә күчеп.
– Туризм агымы үсеше буенча Идел буе федераль округы гомумроссия күрсәткечләреннән алда бара. Туристлык сәфәрләре санына соңгы елларда тиз йөрешле судноларда елга буйлап йөрүне яңадан торгызу уңай тәэсир итә. Моңа зур судно төзү предприятиеләре булу, беренче чиратта, Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсендә булуы ярдәм итә. Округ төбәкләрендә туризм өчен шартларны гражданнарның бәяләве дә уңай, – диде ул.
Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең 60 проценты үз төбәкләрендә сәяхәт һәм туризм өчен шартларны «яхшы» яки «уртача» дип бәяләвен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Идел буе федераль округының туризм тармагы тулаем төбәк продуктында нибары 2,2 процент кына тәшкил итә. Бу Россия буенча уртача дәрәҗәдән бераз түбәнрәк, дип раслады ул.
– Шуны исәпкә алып, туризмны үстерү буенча эшне активлаштырырга һәм булган потенциалны федераль дәрәҗәдә комплекслы кулланырга кирәк. Бурычларны хәл итүнең төп инструментлары һәм механизмнары «Туризм һәм кунакчыллык» дигән илкүләм проект кысаларында каралган. Аны тормышка ашыруда барлык төбәкләр катнаша», — диде тулы вәкаләтле вәкил.
Аның фикеренчә, төбәк дәрәҗәсендә территориянең үзенчәлеген һәм туризмның перспективалы юнәлешләрен исәпкә алырга тиешле өстәмә чаралар эшләнүе яхшы.
Игорь Комаров шулай ук Путинның 2030 елга туризм тармагы өлешен тулаем эчке продуктта 5 процентка кадәр арттыру бурычын куюын искәртте. «Безнең округның бу бурычны хәл итү өчен зур потенциалы бар», — дип ышандырды ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Россиядә матур урыннар күп, чит илгә бару мәҗбүри түгел»
Туристлар агымын арттыру гына түгел, алар өчен шартлар, кунакчыллык инфраструктурасы булдыру да мөһим, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
– Бу мәсьәләләрдә системалы эш кирәк. Эчке туризмны үстерү темасы бик мөһим. Заманча туристик проектлар, сәяхәтчеләр өчен цифрлы сервислар Россиянең бай мирасы белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр ачып кына калмыйча, төбәкнең социаль-икътисади үсешенә дә ярдәм итә, – диде республика җитәкчесе.
Уникаль мәдәни һәм табигый объектларны популярлаштыру, заманча инфраструктураны үстерү эчке туризмны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә, дип өметләнә ул.
– Хәзер кешеләргә яңа хис-тойгылар кирәк. Россиядә матур урыннар җитәрлек, чит илгә бару мәҗбүри түгел. Һәм безнең илдә яхшы инфраструктура булдырылган, ул сыйфаты буенча чит илнекеннән һич тә калышмый, – дип искәртте ул.
Татарстан Рәисе шулай ук Россиянең һәр төбәге туристларны лаеклы каршы ала дип ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Соңгы 15 елда Татарстанга туристлар агымы өч тапкырдан күбрәккә артты»
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан туристлык агымы, номер фонды һәм кабул ителгән кунаклар саны буенча Россиянең иң яхшы ун төбәге исемлегенә керде һәм Идел буе федераль округында беренче урынны алды, дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.
«Туристлык агымы күләме буенча без – Россиядә җиденче урында, номер фонды буенча — алтынчы, кабул ителгән кунаклар саны буенча — бишенче урында. Татарстанда 27,5 мең номер эшли. Узган ел коллектив урнаштыру урыннары 2,7 миллион кешене кабул итте», — дип сөйләде парламент спикеры.
Якындагы биш елда Татарстан туристлык агымын 7 миллион кешегә җиткерергә ниятли, дип өстәде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
«Татарстан туризмны үстерүдә уңай динамика күрсәтә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикага 4,3 миллион турист килгән. Соңгы 15 елда Татарстанга туристлар агымы өч тапкырдан күбрәккә артты», — дип белдерде ул.
Иванов сүзләренчә, узган ел туризм өлкәсендәге хезмәт күләме 107 миллиард сум тәшкил иткән. «Татарстанда номер фонды актив үсә. Соңгы берничә елда гына да республикада зур кунакханә комплекслары барлыкка килде. Ләкин безгә барыбер номерлар җитми. Аеруча аларның җитмәве җәйге туризм сезонында һәм зур чаралар үткәргәндә нык сизелә», — дип билгеләп үтте ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Отель хуҗаларына һәр номер броньлаганда салым суммасын җентекләп исәпләргә туры килә»
Күп кенә төбәкләр туристлык проектларын комплекслы үстерү өчен территорияләр билгеләде. Ләкин андый территорияләрне үстерү белән шөгыльләнү өчен законнарда туристлык-рекреацион кластер төшенчәсе юк, дип белдерде Иванов.
Шуңа бәйле рәвештә, ул Идел буе парламентарийларын Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлегенең нигезләре турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карарга сорады. «Бу «туристлык-рекреацион кластер» яки «комплекслы туристлык территориясе» төшенчәсен сәнәгать парклары турындагы законнардагы кебек үк кертүгә кагыла», — дип ачыклык кертте Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.
Аның сүзләренчә, бу төшенчәнең булмавы инфраструктура булдыру һәм аннары бу территорияләр белән идарә итү өчен дәүләт ярдәме чараларын алуны кыенлаштыра. «Ә андый территорияләр булдыру Идел буе федераль округында туризмны үстерү өчен катализатор булып хезмәт итә ала», — дип ышана Иванов.
Ул шулай ук туристлык салымын түләү механизмын үзгәртергә тәкъдим итте. Аерым алганда, курорт җыемы схемасын куллану. «Хөрмәтле закон чыгаручылар, сездән Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», — диде дәүләт комитеты башлыгы.
Россиянең 63 төбәгендәге 754 муниципаль берәмлектә кертелгән туристлык салымын аларда тукталган туристлар өчен кунакханәләр түли. Быел аның күләме 1 процент тәшкил итә. Ул 2029 елга 5 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин.
«Кунакханә үзе салым түләүче булганлыктан, кунакханә хуҗаларына һәр номерны броньлаганда салым суммасын бик җентекләп исәпләргә туры килә. Туристлык салымын түләү кирәклеге кемнең һәм кайчан яшәү өчен түләвенә карап үзгәрә», — дип аңлатты Иванов үзгәрешләр кертү кирәклеген.
Курорт җыемы 2023–2024 елларда Санкт-Петербургта, Кырым Республикасында, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь крайларында кулланылган. «Аны турист кунакханәгә урнашкан вакытта аерым чек белән түләгән. Һәм кунакханәнең курорт җыемы суммасын исәпләгәндә кыенлыклар тумаган, чөнки бу түләүләр системада кунакханә кеременнән аерылган булган», — дип ассызыклады дәүләт комитеты башлыгы.
«Татар-информ», Надежда Гордеева
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии