На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Татарстанда минималь куллану бюджетын 263 сумга киметергә планлаштыралар

Татарстанда 2024 елның II кварталына минималь куллану бюджетын 23 118 сум дәрәҗәсендә билгеләргә җыеналар. Бу агымдагы елның I кварталындагы куллану бюджеты күләме белән чагыштырганда 263 сумга азрак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проектын республиканың Хезмәт министрлыгы әзерләгән.

Документ 2 августка кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.

2023 елның I кварталында минималь куллану бюджеты 2022 елның IV кварталы белән чагыштырганда 663 сумга арткан һәм 21 805 сумга тиң булган. II кварталда ул тагын 215 сумга арткан, III кварталда исә 83 сумга кимегән, ә IV кварталда яңадан арткан, бу юлы 556 сумга. 2024 елның I кварталында куллану бюджеты 888 сумга артты.

Июньдә Татарстанда инфляция акрынайды, шулай да бераз гына үсеш күрсәтте: май аенда елына 8,43 проценттан 8,46 процентка кадәр.

Минималь куллану бюджеты – кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәчәк азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товар һәм хезмәтләр җыелмасының бәясе.

Ссылка на первоисточник
наверх