На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Балалар «Евровидениесе» аналогында Россияне Казан коллективы тәкъдим итәчәк

10-16 ноябрьдә Казанда «Безнең буын 2024» Халыкара телевизион балалар авторлык җыры бәйгесенең финалы уза, анда 15 илдән килгән коллективлар катнаша. Россияне исә Татарстан башкаласыннан «Ежевика» фолк-проекты тәкъдим итәчәк. ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Без әлеге бәйгене композитор һәм продюсер Игорь Крутой белән бергә әзерлибез. Чынлыкта, бу - Балалар «Евровидениесе»нең аналогы. Өстәвенә, ул шул ук көннәрдә уза. Анда 15 илдән коллективлар киләчәк», - диде ул.

Сөләйманов конкурсның Казан Кремлендә узачагын һәм федераль каналларның берсендә трансляцияләнәчәген әйтте.

Ссылка на первоисточник
наверх