На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Автодилерлар утилизация җыемы акчасының нәрсәгә тотылуын аңлатуны сорый

«Россия автодилерлары» ассоциациясе (РОАД) сәүдә һәм финанс министрлыгыннан утилизация җыемы (утильсбор) акчасының нәрсәгә тотылуын аңлатуны сорый. Бу хакта «РБК» яза. Искәртеп үтик, бу җыемны 2030 елга кадәр ел саен индексацияләргә планлаштыралар.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, дәүләт ярдәме һәм компенсацияләр ярдәмендә, индексация илдә җитештерелгән автотехника бәясенә йогынты ясамаячак.

Шул ук вакытта ассоциациядә, утилизация җыемы арту аркасында, 2030 елга машиналар бәясенең кимендә ике тапкырга артачагына ышаналар. Белгечләр әйтүенчә, соңгы ун елда җиңел машиналар болай да ике мәртәбә кыйммәтләнгән һәм бу сатып алу мөмкинлекләре кимүгә китергән.

«Әгәр 2014 елда Россиядә автомобиль сатып алучы кешеләрнең һәр өченчесе (33 процент) үзенә яңа машина сатып алу мөмкинлегенә ия булса, 2023 елда бу сан 14 процентка төште», – дип белдерә белгечләр.

Шулай ук РОАД утилизация җыемын арттыруның планлаштырылган темпларын исәпкә алып, 2030 елга яңа машина сатып алу мөмкинлеге булган россиялеләр саны 5-7 процентка төшәчәк дип фаразлый.

Ссылка на первоисточник
наверх