На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Иҗади Байназаровлар гаиләсе: Без бер-беребезне аңлап яшибез

Иҗади гаилә Гөлнара һәм Илнур Байназаровлар «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда кечкенә кызлары Зәлһизә белән катнашты. Тапшыру бүген ТНВ-Яңа гасыр телеканалында баручы Гаилә елына багышланган телемарафон кысаларында уза.

Гөлнара - Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солистка, ә Илнур Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының җырчы-артисты булып эшлиләр.

Аларның сүзләренчә, бер өлкәдә булып та төрле җирдә эшләү аларга кыенлык тудырмый. «Без бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп яшибез», – ди алар.

«Болгар» радиосы алып баручылары Зөлһизәгә бүләк тапшыргыннан соң, Кыш Бабайга нәрсә сорап, хат язуы турында да сорадылар. Ул: «Мин Кыш Бабайдан iPad һәм күлмәк сорадым», – дип җавап кайтарганга, барысы да: «Аппетит яхшы», – дип көлеште.

Гаилә музыкаль бүләк рәвешендә Җәүдәт Фәйзи музыкасы, Таҗи Гыйззәт либреттосына язылган «Башмагым» джаз-спектакленнән өзекне башкардылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх