На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Мөхәммәтшин: 2025 елгы бюджет ТР Рәисе Юлламасындагы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә

2025 елга формалаштырылган бюджет Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Юлламада парламентка куелган төп бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. ТР Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта безнең бурыч – Юлламада күрсәтелгән барлык бурычларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләү.

Нигездә, алар бюджет проектында исәпкә алынган, әмма кайберләренә төзәтмәләр кертергә туры киләчәк», - диде парламент башлыгы.

Ул билгеләнгән бурычларны хәл итү буенча чараларның финанслануын һәм куелган максатларга ирешүне игътибар белән күзәтәчәген әйтте.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, тулаем алганда киләсе елгы бюджет – баланслы. «Яңа депутатларның әлеге документның мөһимлеген аңлавы миңа бик тә ошады. Чөнки бюджет – теләсә кайсы территориянең финанс йөзе, мөмкинлекләр һәм бурычлар йөзе ул», - дип искәртте парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, муниципалитетларга дәүләт программалары һәм илкүләм проектларның мөмкинлекләрен файдаланырга кирәк. «Катнашырга, муниципалитетның һәр территориясендә гамәлгә ашыру таләп ителгән программалар бар. Шулар ярдәмендә федераль акчалар җәлеп итәргә һәм аларны муниципалитетлар территориясендә файдаланырга мөмкин», - дип сүзен төгәлләде ул.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх