На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Ирек Магасумовның әсир төшкән хәрбидән сорау алуы төшерелгән видео чыкты

Телеграм-каналларның берсендә Украина Кораллы көчләреннән Россия ягына әсирлеккә бирелгән хәрбидән сорау алу вакытында төшерелгән видео чыкты, Украина кешесеннән Татарстанда туып-үскән, элек Россия Герое булган Ирек Магасумов сорау ала.

Сорау алган вакытта Магасумов әсиргә алынган хәрбидән командование куйган бурычлар турында сорашты.

Кадрларда әсир «җитәкчелек алгы сызыктан биш сәгатьлек юлда утыра» ди. Әсир шулай ук үзен фронтка китәргә мәҗбүр итүләре турында сөйли.

«Сезнең анда ир-ат халкы күп калдымы?» – дип сорады подполковник солдаттан. Тегесе: «Яшь егетләр калмады, алгы сызыкка өлкән яшьтәге ир-атларны җибәрә башладылар», – дип җавап бирде.

«Түрә балалары гына калды. Уллары һәм аларның дуслары», – ди әсир. Ир-ат үз ватандашларына сугышны тәмамларга кирәк икәнен белдерде.

«Нигә болар барысы да? Нигә? Украиннар, безне юк итәләр, без инде юк диярлек, санарлык кына калдык», – диде ул.

«Барлык украиналыларга бирелергә вакыт», – дип нәтиҗә ясады Магасумов.

Подполковник Ирек Магасумов тумышы белән Мамадыш егете. 2023 елның августында Герой йолдызы белән бүләкләнде – бүләкне ул шәхсән Россия Президенты кулыннан кабул итте. Әмма берничә көннән соң Луганскида бер кыз үтерелде, бу җинаятьтә подполковникны гаепләделәр.

2024 елның июнендә Луганск хәрби суды хөкем карары чыгарды – Магасумовны 11 ел катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр һәм Россия Герое исеменнән мәхрүм иттеләр. Хәрби хезмәткәр гаебен барыбер танымады. Мөмкинлек барлыкка килү белән үк ул хәрби частена әйләнеп кайткан һәм махсус хәрби операция зонасында эшен дәвам итә.

Ссылка на первоисточник
наверх