На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Көллиятләргә һәм техникумнарга гаризалар саны 1,7 миллионнан артып киткән

Россиядә урта һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү кампаниясе кызыксынуның рекордлы үсешен күрсәтә. 22 июльгә абитуриентлар 1,7 миллионнан артык гариза тапшырган, бу 2024 елның шушы чоры белән чагыштырганда 800 меңгә күбрәк. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләгән дип яза Россия Хөкүмәтенең Телеграм-каналы.

«Бу мөһим нәтиҗә безне Президент Владимир Путин куйган максатка – 2028 елга 1 млн белгеч һәм квалификациясе эшче әзерләү максатына ирешүгә якынайта», – дигән Чернышенко.

2025 елдан башлап федераль көллиятләргә гаризалар тапшыру «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бүгенгә аның аркылы 263 мең гариза бирелгән.

«Кабул итү кампаниясенең беренче 10 көненнән үк без, узган ел белән чагыштырганда гаризаларның ике мәртәбә артуын күзәтәбез. Урта һөнәри белемгә мондый кызыксыну яшьләр арасында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ булуын һәм Россия Президенты куйган бурычларның уңышлы тормышка ашырылуын раслый», – дигән мәгариф министры Сергей Кравцов.

Бюджет урыннарына иң күп гаризаларны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, Краснодар һәм Пермь крайларында, Төмән, Мәскәү һәм Новосибирск өлкәләрендә, шулай ук Башкортстан Республикасында тапшырганнар.

Абитуриентлар мәгълүмати технологияләр, медицина һәм хокук белән бәйле юнәлешләрне ешрак сайлый. Шулай ук туризм һәм кунакчыллык, икътисад һәм бухгалтерия, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү, башлангыч сыйныфлар укыту, хокук саклау эшчәнлеге, дизайн, логистика, шулай ук биналар һәм корылмалар төзелеше һәм эксплуатациясе белгечлекләре дә популяр.

Урта һөнәри белем бирү оешмаларына документлар кабул итү 20 июньдә башланды һәм 15 августка тикле дәвам итә. Россиянең 86 төбәгендә 1 470 белем бирү оешмасына гариза тапшырып була.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх