На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханында өч йөз балл җыючы бар

Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр өч йөз балл җыючы бар. Әлмәтнең 20 номерлы мәктәбенең чыгарылыш укучысы Анастасия Князева рус һәм инглиз телләре һәм рус әдәбиятыннан БДИны йөзәр баллга тапшырды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Тарих, биология һәм чит телләрдән имтихан эшләрен тикшергәннән соң республикада йөз баллы нәтиҗәгә ирешкән укучылар саны 338гә җитте», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Тарихтан БДИны йөз баллга быел бер чыгарылыш укучысы тапшырган, узган ел исә мондый нәтиҗәгә ирешкән укучылар ике булган. Биологиядән дүрт чыгарылыш укучысы максималь балл җыйган, ә 2023 елда 100 баллга биш укучы ирешкән булган. 34 укучы инглиз теленнән йөз баллга ирешкән, узган ел имтиханны мондый нәтиҗәгә тугыз укучы тапшырган.

Моннан тыш, Татарстанда ике йөз балл җыючылар саны 17 кешегә кадәр артты.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх