На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Равил Гайнетдин: Шиһабетдин Мәрҗани бүгенге көндә дә күпләр өчен үрнәк булып тора

X илкүләм үткәрелә торган «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» фәнни-практик конференциясендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин чыгыш ясады:

«Исмәгыйль Гаспралының «Безнең Шиһабетдинебез кебекләр бүтән юк, аның бөеклеген һәм әһәмиятлелеген белү – безнең өчен зур горурлык» дигән сүзләре белән тулысынча килешәм.

Без дә Мәрҗани мирасын өйрәнү, аның фикере, карашларына төшенүне үзебез өчен күркәм вазыйфа һәм дәрәҗә дип кабул итәбез. Шул исәптән, мин Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган матди мирасны да, ул хезмәт иткән «Җәмигъ» мәчетен дә, аңа багышланган музей күргәзмәсенең яңартылуын да үз күзләребез белән күрә алуга бик сөенәм»,- дип уртаклашты ул үзенең хис-кичерешләре белән. Равил Гайнетдин мондый мөмкинлекләр тудырганы өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

«Мәрҗани образы XIX гасырның икенче яртысында ук бирелгән булса да, бүгенге көндә дә күпләр өчен үрнәк булып тора. Ул классик теология һәм фәннең бергә килә алуын практикада күрсәтә алган шәхес. Безнең буынны бәхетле дип әйтеп була, чөнки соңгы 20 ел дәвамында дәүләтебез һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри һәм башкаларның принципларына нигезләнеп, «Мөселман теология мәктәбе» булдырыла», – диде Равил Гайнетдин.

Шулай ук, ул иманның башкалар тарафыннан кабул ителүен теләсәк, диннең традицион телдә генә түгел, ә фәнни телдә дә бирелүенең кирәклеген истә тотарга өндәде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх