На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

Сян Бо: Россия-Кытай элемтәләре дөньядагы хәлләргә карамастан үсеш кичерәчәк

Кытай белән Россия арасында 75 ел элек урнашкан дипломатик мөнәсәбәтләрне, шул исәптән күрше зур дәүләтләр арасындагы халыкара элемтәләрнең яңа тибы үрнәге дип санарга мөмкин. Әлеге вакыйга ике ил үсешенә куәтле этәргеч бирде, бөтен дөньяда тынычлык һәм тотрыклылыкны саклауга мөһим өлеш кертте. Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо «РОСТКИ» форумында шундый фикерен белдерде.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

«2023 елда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм 2024 елда Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка үз вазифаларына керешкәннән соң Россия һәм Кытайга беренче сәфәрләре оештырылды. Бу илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен һәм үзенә бер төрле характерын тулысынча күрсәтте. Күптән түгел дәүләт башлыклары Казанда узган БРИКС саммитында янә очрашты һәм бу Кытай белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итте» - дип искәртте Сян Бо.

«Безнең инануыбызча, халыкара хәлләр ничек кенә үзгәрсә дә, Кытай белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр һәрьяклап үсеш кичерүен дәвам итәчәк. Кытай белән Россия арасындагы элемтәләрнең динамик рәвештә, өзлексез үсүе ике ил төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтү өчен уңай шартлар тудырды», - дип өстәде Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх