На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Равил Фәйзуллин: «Еллар, юллар, җырлар» китабы – рухи дөньябызның бер энциклопедиясе

Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Еллар, юллар, җырлар» басмасын энциклопедия дип атады.

«Китапның чыгуы – тарихи вакыйга. Ул 500 данәдә. Басма һәр зыялы кешенең өендә, өстәлендә булырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки ул – безнең рухи дөньябызның бер энциклопедиясе», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә китапны тәкъдим итү чарасында.

Равил Фәйзуллин һәр битне ачкан саен хатирәләр яңаруын әйтте. «Татар халкының нинди талантлы балалары бар, дип уйлыйсың. Айдар Фәйзрахманов - халкыбызның булган егете, талантларның таланты. Мин аны 40-50 еллап беләм. Аның җитәкчелегендәге коллектив өчен бик сөенәм. Кая гына барсалар да, халыкның рухын, тарихын, зурлыгын күрсәтеп, зур миссия башкаралар», - дип бәяләде ул.

«Айдар Фәйзрахманов, Кадим Нуруллин урынында сәнгатьне аңламаган, тарихны, телне белмәгән кешеләр утырса нәрсә булыр иде икән? Филармония татар милләтенең бер үзәгенә әйләнеп бара. Биредә бик күп кичәләр була, затлы кешеләр җыела. Уңышлар телим», - диде халык язучысы.

Ул Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамблен халыкның рухи көзгесе дип билгеләп үтте. «Ансамбльгә 25 ел. 125 еллык юбилей сыман тоела, чөнки әлеге коллектив Тукай заманыннан килгән традицияләрне дәвам итә. Альбомны актарганда үзем дә шушы коллективның кешесе сыман тоя башладым. Чыннан да, бергә үтелгән, күп кешеләр белән аралашканбыз», - диде Равил Фәйзуллин.

  • Быел ансамбль 25 еллыгын билгеләп үтте. 2002 елдан, легендар җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме белән әлеге коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли.

    Ансамбль чирек гасыр эчендә кабатланмас репертуарын, үз иҗади йөзен һәм юлын булдырды. Әлеге басмада аның үткән юлы, уңышлары тасвирлана.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх