На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Мөнир Якуповның 75 яшьлеге уңаеннан «Травиата» операсы күрсәтелде

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры кичә «Травиата» спектаклен театр солисты, Татарстанның халык артисты Мөнир Якуповның 75 яшьлек юбилее уңаеннан күрсәтте.

Дж. Вердиның «Травиата» операсының төп партияләрен Гульнора Гатина (Виолетта) һәм Артур Исламов (Жорж Жермон) башкарды.

Заманында әлеге операда Мөнир Якупов башкарган Барон партиясе Ирек Фәттаховка тапшырылган.

«Травиата» - яшь җырчы Динар Шәрәфетдиновның дебют спектакле. Бу спектакльдә тамашачы алдына Гастон партиясе белән чыккан.

  • Мөнир Якупов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап 1978 елдан бирле Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшли. Ул киң диапазонлы һәм матур тембрлы йомшак лирик-драматик баритон тавышлы артист. Аның иҗат багажында классик операларлан тыш Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан Хан партиясе, «Җәлил» операсмыннан Ишназаров партиясе, Бату Мөлековның «Кара йөзләр» Бай паритясе, Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан Фатыйх Әмирхан партиясе һәм башкалар бар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх