На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Путин оборона сәнәгатендәге вәзгыятькә прокурор күзәтчелеген йомшартмауны таләп итте

Прокуратура соңгы вакытта оборона сәнәгатендәге вәзгыятькә карата контрольне (шул исәптән корал белән планлы тәэмин итүне дә) сизелерлек көчәйтте. Бу эш алга таба да дәвам ителергә тиеш, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан видеомөрәҗәгатендә.

« соңгы вакытта прокурорлар оборона-сәнәгать комплексындагы вәзгыятькә, шул исәптән гаскәрләрне планлы рәвештә корал һәм техника белән тәэмин итүгә карата күзәтчелекне көчәйтү өчен күп эш башкарды.

Алга таба да бу өлкәдә эшне дәвам итүегезне сорыйм – системалы рәвештә һәм башка ведомстволар белән координациядә», — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Путин шулай ук россиялеләр прокуратура хезмәткәрләреннән «каты, эзлекле һәм нәтиҗәле эш» көтә, дип билгеләп үтте. Өстенлекле юнәлешләр арасында ул гражданнарның, аеруча ветераннар, инвалидлар, ятим балалар һәм күп балалы гаиләләрнең хезмәт, торак һәм башка хокукларын яклауны атап үтте.

Россия лидеры махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына тиешле социаль гарантияләрне тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар итте. Путин әйтүенчә, «аларга тиешле хезмәт хакларын, пенсияләр һәм пособиеләрне түләү, ташламалар һәм компенсацияләр белән тәэмин итү» прокурорларның даими контролендә булырга тиеш, чөнки килеп чыккан проблемаларны хәл итүдә прокурорлар ярдәме «алыштыргысыз була».

«Прокуратура эшенең башка участоклары да әһәмиятле», - дип өстәде Президент. Террорчылык һәм экстремизмга, криминал һәм коррупциягә каршы тору, илнең икътисади мәнфәгатьләрен һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, шулай ук судларда дәүләт гаепләвен хуплау һәм табигатьне саклау юнәлешендәге эшчәнлек турында сүз бара, дип конкретлаштырды ул.

Моннан тыш, Путин прокуратурага «Донбасстагы, Новороссиядәге, Курск өлкәсендәге, хәрби хәрәкәтләр сызыгына якын булган башка төбәкләребездәге гражданнарның проблемаларын хәл итүгә аеруча игътибар бирергә» кирәклеге турында аерым әйтте.

Ул 2022 елның көзендә булган плебисцитлардан соң Россия составына кушылган яңа регионнарны илнең «бердәм хокукый киңлегенә» интеграцияләү юнәлешендәге эшне дәвам итәргә кирәклеген белдерде.

«Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм. Россия прокурорларына, ведомство ветераннарына вазифаларын үтәүгә намуслы караулары өчен рәхмәт белдерәм. Россия прокурорлар корпусы алга таба да халкыбызга, Ватаныбызга һәм Законга тугры хезмәт итәчәк, дип ышанам», - дип йомгаклады РФ Президенты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх