На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Мөхәммәтшин: Мамадыш районы – алдынгы һәм алга таба үсештә булган районнарның берсе

Татарстанның Мамадыш районы республиканың «алдынгы һәм алга таба үсештә булган» муниципалитетларының берсе булып тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районы Советының хисап утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, район узган елда уңай динамика күрсәтте һәм социаль-икътисади үсеш рейтингында берьюлы дүрт позициягә күтәрелеп, 23нче урынны яулады.

ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2024 елда Мамадыш районында 15,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча район төбәктә 19нчы урында. Федераль, республика һәм башка программалар кысаларында 700 миллионга якын сумлык 29 объект төзелде, капиталь ремонтланды һәм төзекләндерелде.

«Мамадыш районы республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Торак объектларын файдалануга тапшыру һәм социаль инфраструктураны үстерү күзлегеннән караганда, узган ел район өчен уңышлы булды. Әмма планнарны үстереп була торган резервлар бар әле», - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук хисап сессияләренең форматын «яхшы» дип бәяләде. « район активы белән очрашуда ачык әңгәмә форматында эшкә йомгаклар ясала һәм 2025 елда гамәлгә ашырылачак яңа бурычлар куела», - диде ул.

РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты – 14 ел Мамадыш районын җитәкләгән Анатолий Иванов якташларына актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу саннар һәм күрсәткечләр барысы да – зур хезмәт нәтиҗәсе . Безнең районның иң зур кыйммәте – ул аның кешеләре, алар белән таулар күчерергә мөмкин», - диде парламентарий.

Хисап сессиясе азагында дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Рөстәм Усманов катнашты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх