На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда ел башыннан бер һәм ике бүлмәле фатир арендалау арзанайган

Казанда 2025 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча бер бүлмәле фатирны арендалау бәясе 3,9 процентка яки аена 32,2 мең сумга кадәр арзанайган. Мондый мәгълүматлар «Мир квартир» порталы аналитикасыннан күренә.

Шул ук вакытта ТР башкаласында ике бүлмәле фатирларга да аренда ставкалары төшкән, ә төгәлрәге 1,9 процентка яки аена 43,2 мең сумга кадәр.

Ә менә шәһәрдә өч бүлмәле фатирны арендага алу кыйммәтләнгән. Гыйнвар-март нәтиҗәләре буенча мондый торакны арендага алу өчен ставкалар 1,4 процентка яки 56,8 мең сумга кадәр арткан.

Югарыда телгә алынган порталның генераль директоры Павел Луценко сүзләренчә, аренда ставкалары озак үсештән соң кими. Ягъни, моңа кадәр фатир арендасы 2024 ел буе кыйммәтләнде, ә 2025 ел башында коррекция чоры башланды.

Ул шулай ук ассызыклаганча, хәзер базарда тәкъдим күләме ихтыяҗдан артып китә. Аның сүзләренчә, базарда фатирлар тәкъдиме кайбер шәһәрләрдә 80 процентка кадәр арткан. Шулай ук «икенчел торак»ның күп кенә милекчеләре фатирларны сату урынына аларны арендага бирә башлаган.

Ссылка на первоисточник
наверх