На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Нәүрүз уңаеннан концерт булды

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Нәүрүз халыкара бәйрәме уңаеннан концерт булды. Бу хакта Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге хәбәр итте.

Чара Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе һәм Казан федераль университеты эгидасы астында уку йортының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев катнашында узды. Бәйрәм тантанасында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Гөлназ Акбарова җитәкчелегендәге «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле катнашты.

Концертны институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, шулай ук Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев ачып җибәрде.

«Мин бәхетле кеше. Минем Яңа ел җитүне берничә мәртәбә бәйрәм итү мөмкинлегем бар. Бездә Нәүрүз – Яңа ел белән бәйле соңгы бәйрәмнәрнең берсе», - диде Тимерхан Алишев сәламләү чыгышында. Ул шулай ук мәдәни багланышларның мөһимлеген ассызыклады.

«...бүгенге көндә бездә 5 меңнән артык студент белем ала. Шуларның өчтән бер өлеше – чит ил студентлары. Һәм әлеге студентлар арасында 900гә якын кеше Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә торган илләрдән килгән кешеләр. Бу Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка республикалар. Без бик теләп студентларыбыз белән бергә бу бәйрәмне билгеләп үтәбез», - дип билгеләп үтте КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Бәйрәм чарасының рәсми ачылышыннан соң Төрекмәнстан башкаручысы Хесел Гарлыева кунакларны «Созгулимин гозлери» җыры белән сөендерде.

Нәүрүз бәйрәме, нинди милләт һәм дин кешесе булуга карамастан, барлык катнашучыларны берләштерде, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх