На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Көньяк Африка Республикасы башлыгы: Саммитның мәдәни мираска бай шәһәрдә узуы мөһим

Саммитның мәдәни мираска бай һәм үзенчәлекле шәһәрдә узуы мөһим, чөнки без БРИКСның яңа бүлегенә киңәйтелгән составта керәбез. Бу хакта Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса Казанда узган БРИКС саммитының киңәйтелгән утырышында белдерде.

«Без үз мәдәниятләре һәм традицияләре белән бай булган яңа илләрне кабул иттек.

БРИКС саммитының шундый бай мираска ия булган шәһәрдә узуы да бик мөһим. БРИКС илләре тарихы – теләктәшлек, үзара хөрмәт һәм файда итү тарихы. БРИКС Глобаль Көньякның үсеш траекториясен үзгәртергә ниятләгән илләрнең инклюзив төркеме булып тора», - дип белдерде ул.

Көньяк Африка Республикасы башлыгы моның өчен икътисади партнерлык потенциалын тулысынча тормышка ашырырга кирәк, дип өстәде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх