Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов килде. Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Аэропортта Сердар Бердымөхәммәдовка чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.
Иртәгә, 24 октябрьдә Сердар Бердымөхәммәдов «БРИКС плюс / аутрич» форматындагы очрашуда катнашачак.
Моннан тыш, делегация башлыкларының бергәләп фотога төшүе, ике пленар утырыш һәм Россия лидерының йомгаклау матбугат конференциясе булачак.
Фото: © Максим Платонов, фотохост-агентство brics-russia2024.ru
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Свежие комментарии