На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Россия гражданнары 412 мең сумга кадәр пенсия тупланмаларын ала алачак

Киләсе елда Россия гражданнары бер тапкыр 412 мең сумга кадәр пенсия тупланмалары ала алачак. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгына сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

Министрлык мәгълүматларына караганда, агымдагы елда россиялеләр пенсия тупланмалары суммасы 351 мең сумнан артмаган очракта акчаларны берьюлы ала алачак.

2025 елда исә берьюлы алып була торган максималь сумма 17 процентка — 412 меңгә кадәр артачак.

Шул ук вакытта киләсе елда уртача түләү 63 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу сан белән максималь чик арасындагы аерма күпчелек гражданнарның тупланмалары зур булмау белән аңлатыла.

2025 елда мондый түләүне 700 меңнән артык кеше алачак, дип көтелә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, агымдагы елда Татарстан Республикасыннан 20 меңнән артык гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге ярдәм чарасын финанслауга 502 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Ссылка на первоисточник
наверх