На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов Сомалиның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сомали Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Абукар Зубейр белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә Рөстәм Миңнехановның республика Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узды.

Кунакны сәламләп, Татарстан Рәисе дипломатка һәм аның киңәшчеләренә төбәккә карата кызыксыну белдергән өчен рәхмәт әйтте.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Россия белән Сомали арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 65 ел тула. «Без Россия-Сомали мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне җайга салу белән кызыксынабыз», - дип искәртте ул.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, республика Хөкүмәте машина төзелеше, энергетика, мәгълүмати технологияләр, медицина һәм агросәнәгать комплексы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү өчен перспективалар күрә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх