Россия делегациясе сөйләшүләрдә катнашу өчен Истанбулга юл тотты. Бу хакта ТАСС чыганагы хәбәр итә. «Сөйләшүләрдә катнашучы команда Истанбулга китте», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Элегрәк РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова хәбәр иткәнчә, Истанбулда Украина белән сөйләшүләрнең икенче раундында Россия делегациясе составы элеккечә калачак.
Сөйләшүләрнең беренче раунды 16 майда узды һәм «1000гә 1000» формуласы буенча әсирләрне алмашу турында килешүләр, шулай ук ике якның да утны туктату ихтималына үз карашларын тәкъдим итү белән тәмамланды. Ике як та очрашу нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде. 25 майда Россия һәм Украина әсирләр белән алмашуны төгәлләде.
Россия делегациясен Президент ярдәмчесе Владимир Мединский, тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, Генераль штаб Баш идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм саклану министры урынбасары Александр Фомин тәкъдим итте.
Свежие комментарии