На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Хөкүмәт мошенниклар белән көрәшү өчен гражданнарга IP-телефония аша шалтыратуны тыйды

Россия Хөкүмәте интернет аша мобиль һәм стационар телефоннарга шалтыратуны тыйды. Мондый мөмкинлектән телефон мошенниклары еш файдалана иде. Бу хакта хөкүмәтнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Яңа карар нигезендә, элемтә өлкәсендә лицензияләнә торган эшчәнлек төрләре исемлегеннән тавышлы интернет-мәгълүматлар тапшыру хезмәте юк ителә.

Хөкүмәттә аңлатуларынча, әлеге технология интернетны стационар һәм мобиль телефоннар абонентлары белән элемтәгә керү өчен куллану мөмкинлеге бирә иде.

Министрлар Кабинеты вәкилләре аңлатканча, әлеге технологияләрне еш кына мошенниклар номерларны алыштыру өчен кулланган. Моннан соң әлеге алдау ысулы күпкә катлаулана, чөнки интернет аша телефон челтәрләре белән элемтәгә керү мөмкинлеге юк ителә.

Шул ук вакытта әлеге яңалык телефон элемтәсеннән гади кулланучыларга тәэсир итмәячәк, дип ассызыклана. Мессенджерларда тавышлы шалтыратулар башкаручы кулланучылар интернет аша стационар яки мобиль телефон челтәрләренә тоташмыйча аралашуын дәвам итәчәк, дип билгеләп үтелә хөкүмәт хәбәрендә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх