На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...

Гобәйдуллин һәм Бикеев Татарстан Дәүләт Советының «Бердәм Россия»дән депутатлары булачак

«Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумы Дәүләт Советы депутатлары вакантлы мандатларына кандидатура буларак Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеевны тәкъдим итте.

Эмиль Гобәйдуллин

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Төбәк сәяси советы президиумы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2024 елның 25 июнендә XXXVI конференция карары белән расланган VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вазифасына кандидатлар исемлеге нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына теркәлгән кандидатлар Гобәйдуллин Эмиль Фидаил улы һәм Бикеев Игорь Измаил улын вакантлы мандатларга тәкъдим итү турында карар кабул итте», – диелә кабул ителгән карарда.

Игорь Бикеев

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Исегезгә төшерик, вакантлы мандатлар Рәсим Баксиков һәм Светлана Захарова депутат вәкаләтләрен калдырганнан соң барлыкка килде. Баксиков республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнарына эшкә күчә. Захарова исә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. Әлеге вазифага аның кандидатурасын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх