На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Синоптиклар Татарстанда томан вакытында күз күреме начарлануы турында кисәтте

Татарстанда томан төшүе фаразлана, ул вакытта күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.

29 декабрьдә һава торышы көндез, шулай ук дүшәмбе иртән һәм төнлә бозылачагы фаразлана. Казанда томан төшәчәк, дип билгеләп үтте синоптиклар.

«Татар-информ» агентлыгы, декабрь азагында һәм гыйнвар башында, шул исәптән Яңа төнендә республикада тотрыксыз һәм аномаль җылы һава торышы көтелүе турында хәбәр иткән иде.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх