На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Чернышенко укучыларының уңышлары өчен педагогларга акчалата түләү биреләчәген әйтте

Укучыларының уңышлары өчен мөгаллимнәргә акчалата түләү биреләчәк. Әлеге инициатива Мәгарифне үстерү стратегиясендә урын алачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен педагогларга өстәмә акча түләнәчәк», - дип искәртте Чернышенко һәм хәзерге вакытта бу мәсьәләне Федераль салым хезмәте белән бергә җентекләп өйрәнүләрен әйтте.

Спикер әлеге мәсьәләдә системаның гадел булуы мөһим, диде.

Чернышенко сүзләренчә, Мәгарифне үстерү стратегиясенең беренче текстын Президент администрациясендә «инде Яңа елдан соң, гыйнварда ук» тәкъдим итәчәкләр. Документ күпсанлы белгечләр катнашында әзерләнә, «бу эштә бөтен ил катнаша дисәң дә була», дип сүзен төгәлләде РФ вице-премьеры.

Ссылка на первоисточник
наверх