На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Депутатлар мәктәпләрдә өй эшләрен тикшерү тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасында барлык мәктәпләр өчен өй эшләренә бердәм таләпләр булдыруны тәкъдим иттеләр. Анда өй эшләрен башкарырга кирәк булган предметларны билгеләячәкләр. Шулай ук яңа система өй эшенең эчтәлегенә һәм күләменә формаль якын килүне юкка чыгарачак, дип яза РБК.

Элегрәк Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, укучыларга йөкләнеш югары булу сәбәпле, өй эшләрен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр.

Әмма мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых сүзләренчә, өйгә бернинди эш бирмичә булмый, чөнки кайбер фәннәрдә һичшиксез өстәмә әзерлек таләп ителә. Мондый өй эшләре балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

«Мәсәлән, «Сугыш һәм солых»ны мәктәптә ничек укып булсын», - дип мисал китерде ул.

Ул өй эшләрен алган белемнәрне ныгыту һәм алга таба бару өчен бирәләр, дип ассызыклады.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх