На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

​​Россия мөселманнары диния идарәсе фәнни-теологик конференциядә Россияне тәкъдим итә

15 апрельдә Әбү-Дабида III Халыкара фәнни-теологик конференция ачылды, ул гражданлык һәм бергә яшәү кыйммәтләре темасына багышланган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.

Чара мөселман җәмгыятьләрендә тынычлыкка ярдәм итү форумы президенты шәех Абдаллаһ ибне Бәйя химаясендә уздырыла.

Конференциядә Россиянең мөселман җәмәгатьчелеген РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Фәнни мәҗлесне Әбү-Дабидагы Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университеты оештыра.

«Гражданлык милли горизонт чикләрендә формалаша, ләкин төркемләшү һәм кабиләчелек кысаларыннан чыга, шулук вакытта аларны гамәлдән чыгармый, ә алар белән бергә яши», - дип сөйләде Берләшкән гарәп әмирлекләренең фәтвалар буенча шура рәисе, мөселман җәмгыятьләрендә тынычлыкка ярдәм итү форумы президенты шәех Абдаллаһ ибне Бәйя.

Мисыр гарәп республикасы баш мөфтие Нәзир Әйяд үз чыгышында гражданлык кыйммәтләрен тәрбияләүнең, җәмгыятьнең төрлекатламнары арасында тату яшәү нигезләрен ныгытуның мөһимлеге турында һәм шулай ук милли үзенчәлекне саклауда дини институтларның мөһим роле турында сөйләде.

Конференциянең пленар өлешендә Халыкара ислам хокукы академиясе генераль секретаре Кутб Мостафа Сано, БГӘнең ислам эшләре һәм вакыфлар буенча генераль идарәсе рәисе Омар Хәбтур Әл-Дәръи, Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы президенты Али Рәшид Нүәйми, Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге университет ректоры Хәлифә Мөбарәк әл-Заһири һәм ислам университетларылигасы генераль сәркатибе Сәми әш-Шәриф чыгыш ясадылар.

Искә төшерик, агымдагы елның февралендә Берләшкән гарәп әмирлекләренә эшлекле сәфәре барышында баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Әбү-Дабидагы Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университетында булды һәм уку йорты җитәкчелеге белән очрашты. Әңгәмә барышында ике як та Коръәнне өйрәнү, фәнни конференцияләр үткәрү, китап нәшер итү проектларын тормышка ашыруны хезмәттәшлекне үстерүнең иң перспектив юнәлешләре дип тапты.

Ссылка на первоисточник
наверх