На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Халыклар дуслыгы парады беренче тапкыр, Казаннан тыш, республиканың алты районында узачак

Иртәгә, 12нче июньдә, Россия көне кысаларында «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестивале кысаларында Халыклар дуслыгы парады беренче тапкыр, Казаннан тыш, республиканың алты районында узачак.

«Быел парад Казанда гына түгел, алты районда – Спас, Әлмәт, Чүпрәле, Нурлат, Түбән Кама, Менделеевск районнарында да үткәрелә.

Парад аша без яшьләрнең патриотлыгын күрсәтәбез. Бу акция якын арада бөтен республикага таралыр дип ышанабыз», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре ассамблеясе каршындагы Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Дамар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Оештыручылар әйтүенчә, Спас, Нурлат, Түбән Кама, Чүпрәле районнарында парад кына түгел, «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узачак. «Үзәк урамнардан парад белән атлаячаклар. Муниципаль районнар белән телекүперләр оештырыла. Ул район-шәһәрләр видеокотлаулар яздырачак. Фестивальдә аннан күренешләр тәкъдим ителәчәк», – диде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.

Былтыр парадта 300 кеше катнашкан, быел барлыгы 40лап милләт вәкилләре – 500 ләп кеше катнашыр дип көтәләр.

Тимур Кадыйров быел Мәскәүдән кунаклар киләчәген әйтте. «6 июньнән «Евразия йөрәге» халыкара экспедициясе старт алды. 100ләп кеше автомобильләрдә автоколонна белән бөтен Россия буенча йөри, Урта Азия илләренә бара. Иртәгә алар безгә фестивальгә кушылачак. Алар арасында блогерлар, мәдәният, сәнгать әһелләре бар. Алар Татарстан халыклары культурасы белән танышырга теләде.

Фестивальдә без Россия халыклары күптөрлелеген күрсәтергә телибез», – диде Кадыйров.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх