На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Миңнеханов Русских белән сәнәгать кооперациясе турында фикер алышты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылды. Моннан тыш, әңгәмәдәшләр Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең машина төзелеше предприятиеләре арасындагы сәнәгать кооперациясе өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.

Очрашуда вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Ульяновск өлкәсенең беренче вице-премьеры Марина Алексеева катнашты.

Алексей Русских иртәгә Казанда узачак «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы утырышында катнашачак.

Ссылка на первоисточник
наверх