Бүген иртән Анапа читендә Volkswagen микроавтобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Инцидент иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә «Новороссийск-Керчь» трассасында Тарусино хуторы янында булган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Владикавказдан Анапага 19 пассажирны алып барган 56 яшьлек йөртүче руль артында йоклап киткән, нәтиҗәдә микроавтобус әйләнеп капланган.
Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Җиде пассажирга медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчеләрнең төгәл саны һәм аларның имгәнү дәрәҗәсе хәзерге вакытта ачыклана.
Свежие комментарии