На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Таиланд тышкы эшләр министры Казанда узачак БРИКС саммитына килә

Таиланд тышкы эшләр министры Марит Сангиампхонг Казандагы БРИКС саммитына килә, ул корольлек Премьер-министры Пхетхонгтхан Чинаватны тәкъдим итәчәк. Таиланд Тышкы эшләр министрлыгы матбугат секретаре Никондет Пхалангкун журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Тышкы эшләр министры Россия Президенты Владимир Путинның чакыруы буенча 24 октябрьдә Казанда БРИКС+ форматындагы саммитта Таиланд Премьер-министрын тәкъдим итә», - дип искәртте дипломат.

«Саммит Таиландка БРИКС белән үзара бәйләнешне ныгыту ниятебезне кабат расларга мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык кертте корольлекнең Тышкы эшләр министрлыгы Мәгълүмат департаменты генераль директоры.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 30 дәүләт вәкиле анда катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында егермегә якын ике яклы очрашу үткәрергә ниятли.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх