Хәзерге вакытта Россиядә яңа туган балалар үлеме минималь дәрәҗәдә теркәлә. Бу хакта «Илкүләм сәламәтлек саклау» конгрессында ил Президенты Владимир Путин әйтте.
«Бүген без яңа туган сабыйлар үлеменең тарихта иң минималь күрсәткечен теркибез: исән-сау туган мең балага дүрт очрак туры килә», – диде дәүләт башлыгы.
Моңа кадәр Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец балалары булган гаиләләргә ташламалар кертергә өндәде. Аның фикеренчә, мондый чара илдә демографияне яхшыртачак.
Свежие комментарии