Австралияның Брисбен шәһәрендә төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме булды. Квинсленд Милли Азәрбайҗан Ассоциациясе, татар һәм үзбәк җәмгыяте белән берлектә оештырылган бу чарада Азәрбайҗан, Татарстан, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан һәм Кыргызстанның бай мирасы тәкъдим ителде.
«Җанлы һәм үзенчәлекле бәйрәм Брисбенда үтте, төрки җәмгыять вәкилләрен берләштереп, күп гасырлык яңарту традицияләрен, дуслыкны, мәдәни бердәмлекне хөрмәтләделәр.
Нәүрүз төрки һәм фарсы телендә сөйләшүче илләрдә киң танылган бәйрәм. Австралиядәге татар һәм үзбәк җәмгыятьләре өчен аеруча мөһим, буыннар арасында күпер булып, диаспорада мәдәни үзенчәлекне ныгыта. Быелгы вакыйга бу традицияләрне саклап калу һәм киң аудитория белән уртаклашу өчен бу җәмгыятьләрнең ныклыгын һәм фидакярлеген күрсәтте», - диде «Татар-информ»га Австралиянең татар-башкорт ассоциациясе секретаре, актив әгъзасы Диләрә Вәлиева.Бәйрәмне рәсми рәвештә Квинслендның Азәрбайҗан Милли Ассоциациясе вәкиле һәм Австралиядәге Азәрбайҗан Ассоциацияләре союзы башлыгы Фуад Айдинбайзада, татар һәм үзбәкләрнең Брисбен Мәхәллә җәмгыяте вәкиле Эльвина Габайдуллина тәкъдим иткән.
«Чарада төрки милләтләрнeң көнкүреш әйберләре, милли костюмнар, символик экспонатлар күргәзмәсе күрсәтелде, анда катнашучыларга төрки халыкларның тарихи-сәнгать мирасын тоеп карарга мөмкинлек бирелде. Кичнең иң көтелгән мизгелләренең берсе - милли костюм бәйгесе иде. Анда Казаннан традицион татар киеме кигән Нияз һәм Гүзәл Теркуловлар гаиләсенә гран-при бирелде, шулай ук cыйфатлы милли костюмы кигән Аделаидадан килгән Диләрә Вәлиева җиңүче булды», - диде Эльвина Габайдуллина.
Аның сүзләренчә, Австралиянең төрле шәһәрләреннән килгән артистлар милли музыка, бию, сәнгать спектакльләренең җентекләп эшләнгән мәдәни программасы тамашачыны җәлеп иткән.
«Азәрбайҗан, Татарстан, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан һәм Кыргызстан мәдәни төрлелеген күрсәтүче махсус видео куелды. Гүзәлә Сәфәрова һәм Айрат Фатихов җанлы матур татар биюен, Сиднейдан Севинк Хусейнли Азәрбайҗанның мактаулы артисты, классик халык биюе Сары Гəлинны һәм азәрбайҗан биюен, Брисбеннан Наталья Солнцева Үзбәкстанның традицион Бохара биюен һәм харәзм биюен, Австралия бию академиясе төрек биюләрен, Дамла Төркмән һәм Эркин Донеркая төрек халык җырлары, «Күчмә» бию төркеме казах биюен һ.б. тәкъдим иттеләр», – диде Эльвина Габайдуллина.
Кичәдә Азәрбайҗан Республикасының Дипломатик Миссиясе башлыгы Вагиф Яфаров, Австралиядәге татар-башкорт ассоциациясе Президенты, Башкарма комитеты әгъзалары Шохрат һәм Диләрә Вәлиевлар, һәм NSW Татар мирасы ассоциациясе башлыгы Лилия Сәмигуллина да катнашкан. «Аларның катнашуы мәдәни алмашу, җәмгыять хезмәттәшлеге, Австралия диаспорасында төрки мирасны саклау мөһимлеген күрсәтте», – дип аңлатты ул.
«Австралиядәге татар диаспорасы өчен Нәүрүз бәйрәме бәйрәм генә түгел – бу ата-бабалар традицияләре белән яңадан бәйләнешкә керү, мирасны яшь буыннар белән уртаклашу һәм мәдәниятара аңлашу мөмкинлеге. Чарада татар музыкасы, биюе, традицион киеменә киң бәя бирү җәмгыятьнең мәдәни саклау һәм алмашу бурычын күрсәтә. Брисбен һәм Кенсленд штатында яшәүче күпсанлы татарлар фестивальгә кушылды һәм бер-берсе белән таныштылар», – диде Диләрә Вәлиева.
Ул Нәүрүз бәйрәмен оештыручылар барлык катнашучыларга һәм ярдәмчеләргә тирән рәхмәтләрен җиткергән. «Яз һәм яңа башлангычлар бәйрәме буларак, Нәүрүз мәдәни мирасның ныклы көчен һәм традицияләрнең буыннарны, чикләрне берләштерүче көчен искә төшерде», – диде милләттәшебез.
Свежие комментарии