На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстан Донбасска 100 тонна гуманитар йөк җибәрде

Бүген Татарстаннан Луганск Халык Республикасына «Бердәм Россия»дән быел беренче гуманитар колонна китте. Республика шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр 100 тонна йөк алачак.

Татарстанның Сарман, Чирмешән, Теләче муниципаль районнарында 20 тонна шешәле су һәм 40 тонна агач материаллары җыелган.

20 тонна авырлыктагы яшелчәләр белән фураны «Татагролизинг» фирмасы җибәргән. Аппарат хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары берничә паллет азык-төлек һәм беренчел кирәкле товарлар тәкъдим итте. Йөкне Татарстан Республикасының Азнакай, Менделеевск, Түбән Кама районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы активистлары җыйган.

«Бердәм Россия» партиясенең «Яшь Гвардия» берничә волонтеры фурага йөкне төяргә булышкан – аларның кайберләре Донбасста булган, андагы халыкка Россия паспортларын алырга ярдәм иткән.

«Без Ватан һәм җәмгыять алдында җаваплылык тоябыз. Без ярдәм итәргә тиеш һәм моның белән шөгыльләнергә телибез», – диде волонтерларның берсе.

Йөккә шулай ук матраслар, инструментлар җыелмалары, принтер өчен картриджлар керә. Моннан тыш, Луганскига өч тәгәрмәчле мотоцикл җибәреләчәк. Барлык кирәкле әйберләрне Лисичанск һәм Рубежное халкы, шулай ук шефлыктагы хәрби частьлар алачак. Йөк составында Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан балалар өчен уеннар һәм җиһазлар да бар. Гуманитар ярдәмгә республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләре үз өлешләрен кертә.

«Без даими рәвештә гуманитар йөкләр белән тәэмин итәбез, гади кешеләр тормышында катнашырга, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Без транспорт, йөкне ташуны оештырабыз. Колонналар формалаштыруда ике дистәдән артык хезмәттәшем катнаша», - дип сөйләде бизнесмен Гайнан Габделгазизов.

Ярдәм җибәрүдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

«2022 елның мартыннан ук «Бердәм Россия» яңа территорияләргә йөкләр җибәрү белән шөгыльләнә башлады. Башта мөмкин булганны җыя идек, соңгы вакытта системалы эш җайга салынды, йөкләр төгәл заказ буенча бара. Төп максат складны товар белән тутыру түгел, монда һәм хәзер кирәкле әйберләрне илтү кирәк», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары йөк адреслы китерелә, дип ышандырды. Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» вәкилләре бу мәсьәләне урыннарда катгый контрольдә тота.

Махсус хәрби операция чорында Татарстаннан Луганск Халык Республикасына 189 йөк машинасы җибәрелгән – бу 3 мең тонна гуманитар ярдәм.

Ссылка на первоисточник
наверх