На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Путин Татарстанда туган Россия Герое Сергей Чебневның улына кылыч бүләк итте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда туган Россия Герое Сергей Чебневның сигез яшьлек улына инкрустация белән бизәлгән кылыч бүләк итте. Батальон командирының хатыны Ольга Чебнева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Владимир Владимирович улыма бик яхшы бүләк - автограф һәм инкрустация белән бизәлгән кылыч тапшырды.

Мин аны самолет белән, үзем алып кайтырга батырчылык итмәдем, шуңа күрә аны безгә китерүләрен көтәбез. Президент олы улларымны да бүләксез калдырмады, тик алар турында сөйли алмыйм», - дип искәртте Геройның хатыны.

Ольга Югары башкомандующий белән 6 мартта очраша һәм Владимир Путин аңа «Алтын йолдыз» тапшыра. Сергей Черновка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Ул 20 августта Курск өлкәсендә сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак була.

2024 елның 18 августында Сергей Чебнев штурм төркеменең контратакасына җитәкчелек итә. Ул чагында сугышчылар аздан гына чолганышта калмый, әмма батальон командиры аны өзәргә карар кыла. Яраланса да, иптәшләренә дошман һөҗүменә каршы торырга булыша. 20 августта миномет утына эләгеп һәлак була. Геройның мәете әле һаман да җирләнмәгән. Аңа 45 яшь иде.

Подполковник сугышчыларны камалыштан алып чыга, дошман һөҗүмен тоткарлый һәм безнең гаскәрләргә көчләрне тулыландырырга мөмкинлек бирә.

Сергей Чебнев Татарстанның Балык Бистәсе районында туа, балачагы Чаллыда үтә. Шунда ук мәктәпне тәмамлый, Казан танк училищесына укырга керә, аннары Калининград өлкәсендә хезмәт итә, хәзер хатыны һәм өч баласы шунда яши. Чебнев лаеклы ялга махсус хәрби операция башланганчы чыга, ә 2022 елның көзендә, мобилизациягә эләгеп, алгы сызыкка китә. Хәрби хәрәкәтләр зонасындагы уңышлары өчен «Суворов» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Ссылка на первоисточник
наверх