Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдәге аерым казанышлары өчен «Мәхтүмколый Фрагига 300 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Минтимер Шәймиевка бүләкне «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан Экспо»да Төркмәнстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әсән Айдогдыев тапшырды.
- Истәлекле медаль 2024 елда Төрекмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов тарафыннан бөек төрекмән шагыйре Мәхтүмколый Фраги (1724-1807) тууына 300 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелган.
Свежие комментарии