Авылларда кешеләр Сабан туена катнашу өчен, ә шәһәрләрдә карау өчен баралар. Авыл һәм шәһәр Сабан туйлары арасындагы төп аерма шунда. Бу хакта РИА «Новости»га биргән интервьюсында ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белдерде.
«Бүген авыл һәм шәһәр Сабан туе арасында бер мөһим аерма бар: авылларда бәйрәмгә катнашу өчен баралар, ә шәһәрләрдә карау өчен», – диде ул.
Шәйхразыев искә төшергәнчә, «сабан туе» сүзгә-сүз сабан бәйрәме һәм туй дигәнне аңлата. Тарихка күз салсак, язгы кыр эшләрен төгәлләгәннән соң, татарлар печән чабу эшенә керешкәнче бер-ике атна җыелып ял иткәннәр. Бу чорда алар бер-берсе белән аралашканнар, мул уңыш сорап дога кылганнар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары билгеләп үткәнчә, Сабан туе ул милли уеннар һәм концертлар, ярышлар һәм көрәш кенә түгел, ә бәлки татар күңеленең кунакчыллыгы да.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии