На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстанда яшәгән соңгы Сталинград оборонасында катнашучы вафат

Бүген төнлә Татарстанда яшәгән Сталинград оборонасында катнашучы Александр Рубенович Шахназаров вафат булган. Бөек Ватан сугышы ветеранының үлеме турында Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Без берничә ел таныш идек. Ел саен Җиңү көненә, 23 февральгә аның янына килә идем.

Бу очрашулар һәрвакыт үзенчәлекле булды. Ул елмаеп каршы алды, шаярды, искә төшерде, уртаклашты», – дип белдерде парламентарий.

Әстерханда туган Александр Шахназаровка сугыш башланган вакытта 15 яшь була. Ул Иделдә эшли: нефть салучы баржаларны куа, сугыш кирәк-яракларын Сталинградка илтә һәм яралыларны алып чыга.

«Немец самолетлары көн саен бомбага тота. Аның сүзләренчә, Идел ул елны «баткан суднолар мачталарыннан торган урманга» әверелгән. Бервакыт ул могҗиза белән исән кала, яралылар булган судно кичүдә үк яна башлый», – дип тасвирлый Вольфсон ветеранның сугышчан юлының бу өлешен.

Соңрак, депутат сүзләренчә, Шахназаров баткан «Красин» судносын күтәрүдә катнаша, Идел флотилиясендә хезмәт итә, артиллерия училищесына укырга керә, ә сугыштан соң Казанга күчеп килә һәм күп еллар Суворов училищесында һәм КАИда укыта. Ветеранның укучылары арасында РФ Кораллы көчләре Генераль штабының хәзерге башлыгы Валерий Герасимов та бар, дип өстәде парламентарий.

«Ул зур эчке көчкә ия, гаҗәеп зиһенле һәм җанлы, зирәк карашлы кеше иде. Республикабызда Сталинградның соңгы герое. Якты истәлек, Александр Рубенович. Барысы өчен дә рәхмәт», – дип йомгаклаган Илья Вольфсон.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх