На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...
  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...

Алмаз Миргаязов: Алдагы 3-5 ел эчендә әзерләнгән милли кадрлар бөтенләй бетәр дип уйлыйм

«Китап» милли радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов радио эшчәнлеге һәм киләчәк турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Минем радиода җитәкче булып кына эшләвемә дә 25 еллап бардыр. 25 ел элек булган милли мәдәни резерв белән чагыштырганда, бүгенге резерв дистәләрчә тапкырга кимрәк. Ул вакытларда милли радиолар тыңлаучы тормышының аерылгысыз бер өлеше иде.

«Радио җене кагылганнар», радио белән уянучылар, радио белән йокларга ятучылар, шалтыратучылар меңәрләгән иде. Ул вакыт радиолары бүгенге социаль челтәрләрнең бер аналогы булып торды, радио культ дәрәҗәсенә ия иде.

Кызганычкамы, бәхеткәме, хәзер инде радиодагы алып баручылар – авторитет, ә радио – культ түгел. Шуңадыр, радиога эшкә килергә омтылып торучылар саны да бермә-бер кимеде. Омтылып торганнары арасында да татарча белүче милли әзерлекле яшьләр юк дәрәҗәсендә. Үзен иң лаек дип санап килеп кергән кешене дә турыдан-туры эфирга чыгарып җибәреп булмаячак.

Әйе, бар тәҗрибәле тамадалар, конферансьелар. Әмма тамада да, конферансье да – ул радио алып баручысы түгел. Радиода алып баруның технологияләре, тыңлаучыга тәэсир итү алымнары бөтенләй башка. Радиода сине кеше күрми, монда син үзеңнең интеллектың, тавышың, шармың белән җәлеп итәсең.

Конферансье ул халык күз алдында эшли, никадәр күбрәк сөйли, никадәр активрак кылана – тамашачыга шуның кадәр кызыклырак. Актерларның исә сөйләмен уку йортларында ук радио өчен түгел, труппа составында спектакльнең бер өлешен тәкъдир итәр өчен әзерлиләр. Актерлар арасыннан, радиога килеп, үзенең индивидуаль йөзен ачкан кеше бик сирәк – үпкәләмәсеннәр.

Безнең радио алып баручылары әзерләүче мәктәп һаман да юк. Алып баручыларны элек без авылда үскән, татарча тәрбия алган кешеләрдән үзебез ясый идек. Кызганычка, бүген татарчасы камил булган, татарча сөйләшергә теләгән кешеләр дә инде юк дәрәҗәсендә. Аннан соң, бүгенге яшьләрне милли алгарыш та түгел, сыйфатлы белгеч булу теләге дә түгел, иң беренче чиратта зур акча кызыксындыра. «Башта өйрәним, аннан соң акчасы да килер» диюче яшьләр калды микән ул?

Алдагы 3-5 ел эчендә әзерләнгән милли кадрлар бөтенләй бетәр дип уйлыйм мин. Радиоэфирга чыгарлык, тел һәм баш мие бер юнәлештә эшли торган кешеләрне табу тагын да кыенрак булачак», – ди ул.

«Китап» милли радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.

  • Алмаз Миргаязов: «Китап радиосы»нда татар шигърияте антологиясен чыгара башлыйбыз

 

Ссылка на первоисточник
наверх