На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Чаллыда Нәзарәт кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры уза

9 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә нәзарәт кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры уза. Ярышларны Татарстан мөфтияте һәм Чаллы мөхтәсибәте оештыра. Турнирда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 100дән артык спортчы көтелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру максатын куя. Моннан тыш, ярышлар яшьләрдә рухи ныклык һәм чыдамлык тәрбияләүгә, спортчылар арасында дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Чара Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак.

Гадәттәгечә төп бүләк хаҗга юллама булачак, ул җиңүчеләр арасында җирәбә буенча уйнатылачак. Моннан тыш, җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Ә иң күп балл җыйган команда ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогын алачак.

Татар көрәшендә 18 яшькә җиткән, физик әзерлеге яхшы булган һәм намазны дөрес уку буенча тестны уңышлы узган мөселманнар катнаша ала. Ярышлар 60ка кадәр, 70кә кадәр, 80гә кадәр, 90га кадәр, 100гә кадәр һәм аннан да зуррак авырлык үлчәүләрендә узачак. Моннан тыш, быел кул көрәшендә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар өчен яңа категория өстәлде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх