На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча яңа ел башлану белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин изге Мөхәррам ае һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1447нче ел башлану уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Мөхәррам – дүрт хәрам айның берсе. Мөхәррәмнең бөеклеген һәм фазыйләтләрен ассызыклап, безнең сөекле Пәйгамбәребез с.

г.в. аны Аллаһның ае дип атаган», – дип мөрәҗәгать иите мөфти.

Мөфти билгеләп үтүенчә, Аллаһының ае булган «мөхәррам» аенда ураза тоту – сөекле һәм фазыйләтле гамәл. Ураза өчен иң саваплы көн булып Мөхәррам аеның 10нчы көне – Гашура көне, ягъни 5нче июль икәнен искә төшерде.

Мөхәррам ае исламга кадәрге чорда да изге булып саналган һәм аеруча зурланган. «Аллаһы Тәгалә бу айда сугышлар алып баруны һәм кан коюны тыйган. Раббыбыз безнең гыйбадәтләрне арттыруыбызны, әхлагыбызны яхшыртуны һәм тәүбәләр кылуыбызны тели. Аяныч ки, хәзерге вакытта без кешелекнең явызлык һәм яманлыкларга батканын күзәтәбез: җәбер-золымга дучар булучылар ярдәм һәм гаделлек сорап интегә, ә залимнәр вәхшилек һәм гаделсезлекләр кылуын дәвам итә», – ди ул.

Һиҗри исәп буенча яңа 1447 ел бар дөнья мөселманнары өчен истәлекле булачак, чөнки бу елда Пәйгамбәребезнең с.г.в. тууына 1500 ел тулачак.

«Аллаһы Тәгалә безгә Һиҗри буенча яңа 1447 елда адашмыйча, күңелебездә Аллаһның илчесе с.г.в. нәсыйхәтләрен истә тотып, Аның үрнәгендә хакыйкый юлдан барырга насыйп итсә иде, һәр йортка иминлек ирешсен, Раббыбыз изге гамәл-ниятләребездән разый булып, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә, шулай ук бар мөселман өммәтенә тынычлык һәм бәрәкәт бирсен», – дип котлый Камил Сәмигуллин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх