На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татар китабы йортында шагыйрь Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

11 декабрьдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музеенда (Шәриф Камал мемориаль фатирында) шагыйрь, меценат, алтын приискалар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиевның 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмә ачылышына теләге булган һәркем бушка килә ала.

«Дәрдемәнд – XX гасыр башының әйдәп баручы шагыйрьләреннән берсе, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе, меценат. Күргәзмә шагыйрьнең тәхәллүсе хөрмәтенә аталган. Дәрдемәнд – сагышлы кеше дигән сүз», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

«Күргәзмә проекты шагыйрь сагынуының төрле якларын ача: бу – туган җиргә булган әрнүле мәхәббәт тә, үткән яшьлек кайгысы да, киләчәк революциянең котылгысыз бәласын аңлау да. Монда үзенчәлекле мәгънә ята: моңсулык турындагы күргәзмә оптимизм уята. Күргәзмәне караганнан соң, үзеңне яңа туган бала кебек хис итәсең, тормышка мәхәббәт хисе арта», - дип сөйли Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.

Күргәзмәдә Милли музей фондларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Шул исәптән, Закир Рәмиевнең шәхси әйберләре. Мәсәлән, аның атаклы юл сандыгы һәм поход самавыры, диелә хәбәрдә.

  • Шагыйрь Дәрдемәнд – җәмәгать эшлеклесе, берничә алтын приискасы хуҗасы Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә (5 декабре) Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Гаиләләре Орск өязе Юлык авылына күчеп килгәч, әтиләре 1869 елда анда алтын приискасы ача. Булачак шагыйрь мәдрәсәләрдә белем ала, Истанбулда яшәп кайта.
    Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) Рәмиев белән аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииска кала.
  • Алар 1906-1918 елларда Оренбургта «Вакыт» газетасын, 1908-1917 елларда «Шура» журналын чыгара, 1909-1918 елларда «Вакыт» типографиясен эшләтә. Рәмиевләр карамагындагы «Вакыт» газетасы типографиясендә Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Ризаетдин Фәхретдин һәм башка язучыларның, галимнәрнең беренче китаплары дөнья күрә.
  • Закир Рәмиевнең матбугатта Дәрдемәнд тәхәллүсе белән шигырьләре дөнья күрә. Ул Оренбург губернасыннан I Дәүләт Думасына депутат булып сайлана, хәйрия эше белән шөгыльләнә. 1921 елның 9 октябрендә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә вафат була, кабере билгесез.

 

Ссылка на первоисточник
наверх