На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү турында сөйләделәр

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара. Республика өчен бу яңа юнәлеш түгел – Татарстан инде 2019 елда ук акрынлап модернизацияләүгә кереште. Бүгенге көндә Чаллы, Әлмәт, Кукмара районында һәм Казан шәһәренең Мәскәү районында мәшгульлек үзәкләре модернизацияләнгән һәм бердәм фирма стиленә китерелгән.

«2019 елдан норматив-хокукый база сизелерлек үзгәрде, «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы 565 номерлы федераль закон тулысынча үз көченә керде. Закон мәшгульлек хезмәтенең дәүләт хезмәтләрен гариза бирү принцибы буенча күрсәтүдән ярдәм чараларын гаризадан башка гына күрсәтүгә күчүен күздә тота. Әгәр моңа кадәр гражданин һәр хезмәтне аерым сорап гариза язган булса, хәзер конкрет тормыш ситуациясен генә билгели», - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәсәлән, гражданин сәламәтлеге аркасында эшен алыштырырга мәҗбүр булуын сөйли. Карьера консультанты аңа, кирәк булганда, һөнәри уку узарга тәкъдим итә ала, ә моның алдыннан һөнәри юнәлеш бирү кебек ярдәм чарасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук белгеч гражданинга үзен яңа эш урынында вакытлыча ялланган персонал сыйфатында сынап карарга тәкъдим итә ала.

Конкрет бизнес ситуациясенә бәйле рәвештә эш бирүче белән хезмәттәшлек тә шулай ук гамәлгә ашырылачак. Асылда, «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәр кешегә индивидуаль якын килү принцибы кертелә. Бүген мәшгульлек хезмәте гражданнар өчен 33 хезмәт күрсәтү һәм эш тәкъдим итүчеләр өчен 27гә якын хезмәт күрсәтү бар.

Мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү эш эзләүчеләр белән актив эш итүне күздә тота. Бу махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләүгә кагыла. Бүген белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучының мәшгульлек үзәгенә килүен көтми, ә аның кайтуы турында белешмәләр алып, элемтәгә чыгарга, үз хезмәтен тәкъдим итәргә әзер. Әгәр хезмәт күрсәтү барышында башка органнар тарафыннан ярдәм чараларына ихтыяҗ ачыкланса, мәшгульлек хезмәте алар белән актив хезмәттәшлек итә.

Уку йортларын тәмамлаучылар белән дә мондый эш формасы булыр дип планлаштырыла. Шулай ук мәшгульлек үзәкләре каршында клублар да ачыла. Бүген мәшгульлек үзәкләрендә тугыз хатын-кыз клубы эшли, ике яшьләр клубы бар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан кызыксынган кешеләр җыела торган клублар оештырыла.

Ссылка на первоисточник
наверх