На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Чаллы мэры «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре» бәйгесендә җиңүчеләргә акча тапшырды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсен күңелле вакыйгадан башлады. Ул «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре» бәйгесендә җиңүчеләргә акча бирү турында карар кабул итүен әйтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Андрей Лесников, Иван Симонов, Радик Галиев, Полина Петрова, Евгений Мамонтовка 500 мең сум, бәйгедә җиңүче «ИнПолимерТех» компаниясе җитәкчесе Егор Саримовка 1 млн сум акча тапшырды.

Әлеге акча җиһазлар һәм технологияләр алырга тотылачак.

Быел «Автоградның яшь эшмәкәре» бәйгесе 13нче тапкыр узды. Анда 165 кеше катнашты.

Сүз уңаеннан, Чаллыда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары үсеше өчен шартлар тудырыла. Бүгенге көндә 27100 эшмәкәрлек субъектында 120 меңнән артык кеше эшли. «Бу өч – автогигант коллективы», – дип искәртте мэр. Бюджетның керем өлешенең 30 процентын эшмәкәрләрдән кергән салымнар тәшкил итә.

Наил Мәһдиев яшь эшмәкәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. «Алар – Чаллының киләчәге. Алга таба да без аларга ярдәм итәчәкбез», – диде ул.

Егор Саримов бу акчага 8нче вәкиллек ачарга җыенуын әйтте. «Бу тагын 30-40 млн сум акча китерәчәк», – диде шәһәрдәшебез.

 

Ссылка на первоисточник
наверх