Иртәгә, 21 майда, Татарстанда атмосфера фронтлары аркасында тагын һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Чәршәмбе төнлә һәм иртән урыны белән республикада томан төшәчәк. Көндез дә, кичен дә көчле яңгыр, боз явуы һәм яшен булуы ихтимал.
Моннан тыш, кайбер урыннарда көчле җил, аның тизлеге секундына 15-20 метр фаразлана, урыны белән 23 метрга җитәргә (Казанда – 15-20 м/с) мөмкин.
Свежие комментарии