На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

Россия Герое Рәсим Баксиков Луганск яшь армиячеләре белән очрашты

Россия Федерациясе Герое, легендар «Алёша» танкы экипажы әгъзасы Рәсим Баксиков бүген Луганск шәһәрендә «Знание. Герои» форумында студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашты.

«Безнең укучылар һәм студентлар уникаль мөмкинлеккә ия булды – бүгенге көндә Туган илне саклаучыларның һәм иң авыр минутларда безнең сугышчыларга ярдәм итүчеләрнең язмышлары һәм батырлыклары турында турыдан-туры ишеттеләр.

Әлеге проектны гамәлгә ашырганнан соң илдә актив гражданлык позициясе булган яшьләр тагын да күбрәк булачак, дип ышанам. Чын патриотлар белән тере аралашу – яшьләребезне дөрес тәрбияләү өчен иң дөрес юл», - диде форум эше турында Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник.

Рәсим Баксиков егетләр һәм кызлар белән тәҗрибәсе белән генә түгел, тормыш кыйммәтләре белән дә уртаклашты.

«Мин аларга җәмгыятебезнең лаеклы гражданины булу өчен укуның мөһимлеге турында сөйләдем. Һәр аерым кешенең үсеше бөтен ил чәчәк атуга өлеш кертә. Шулай ук тарихны өйрәнүгә басым ясадым, чөнки ул заманча вакыйгаларның асылын аңларга һәм киләчәктә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә», — диде Баксиков.

Моннан тыш, Луганск Халык Республикасында чакта Рәсим Баксиков Лисичанск шәһәре «Бердәм Россия» бүлеге вәкилләре белән очрашты һәм яңа территорияләрдә партия эшчәнлеген үстерү турында фикер алышты.

Ул Луганск Халык Республикасында партия төзелешенең төп аспектларына карашы белән уртаклашты. «Бердәм Россия» – азат ителгән территорияләрдә эшли башлаган беренче сәяси көч, дип билгеләп үтте Баксиков.

«Партия эше җирле бүлекләрне формалаштырырга, социаль проектларны үстерергә һәм институтларны торгызырга ярдәм итә. Халык белән үзара аралашу ышаныч һәм конкрет гамәлләргә нигезләнгән булу мөһим», - дип билгеләде ул.

Фото: ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Аппараты

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх