Бакча кишәрлекләре хуҗаларына агымдагы елда күп кенә штрафлар салынырга мөмкин. Бу хакта юрист, Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Оксана Васильева кисәтте. Шул хакта Lenta.ru хәбәр итә.
Белгеч сүзләренчә, төп хокук бозулар булып җир кишәрлеген максатчан файдаланмау (мисал өчен, коммерция эшчәнлеге өчен), янгын иминлеге, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен, санитария нормаларын, төзелеш һәм төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәү тора.
Моннан тыш, табигый чүп-чарны (чаптырылган үлән, яфраклар һәм агач ботаклары) яндыру билгеле бер шартларда гына рөхсәт ителә, дип искәртте ул.
Яндыру урыныннан якындагы корылмага кадәр ара 7,5 метрдан да ким булмаска тиеш, яфраклы урманга кадәр – ким дигәндә 15 метр, ылыслы урманга кадәр – 50 метр. Яндыру төпле металл мичкәдә генә башкарылырга тиеш. Бу кагыйдәләрне бозган очракта 20 мең сумга кадәр штраф яный.
Моннан тыш, 1 марттан җир кишәрлекләре буенча килешүләр үткәрү кагыйдәләрен үзгәртә торган закон үз көченә керде.
«Җир кишәрлегенә карата килешүләрне теркәү Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) кишәрлек чикләренең урнашу урыны турында белешмәләр булмаган очракта гамәлгә ашырыла алмый. Шулай ук кадастр исәбенә кую яки чикләре реестрда исәпкә алынмаган төзелеш төгәлләнмәгән биналарга хокукларны рәсмиләштерү тыела», – дип аңлатты юрист.
1 марттан җир кишәрлекләрен үзләштерүгә өч ел бирә торган закон да үз көченә керде, дип өстәде Васильева.
Свежие комментарии